Диетолог нинди гөмбәне күпме ашарга яраганлыгын аңлатты

Яңгырлы август гөмбәчеләр өчен бик сөенечле булды. Кайсы соцчелтәрне карама, бар дуслар, туганнар гөмбә тулган кәрҗиннәре, чиләкләре белән мактана. Шулай да  бу урман азыгын күп ашарга ярыймы соң?

Диетолог Татьяна Мещерякова сүзләренчә, гөмбәдә калорияләр, углеводлар һәм майлар аз, шул ук вакытта алар төрле витаминнарга һәм файдалы микроэлементларга бай.

Әмма шуны да онытмаска кирәк: артык ашау организмның сәламәтлегенә начар йогынты ясарга мөмкин. Тискәре йогынты булдырмас өчен, диетолог гөмбәне атнага 300 граммнан артык кулланмаска киңәш итә. Анысын да бер утыруда ашамаска кирәк.

«Әйтик, өлкән кешегә, сәламәтлеге белән бәйле чикләүләр булмаган очракта, атнага ике мәртәбә 100-150 граммга кадәр гөмбә кулланырга киңәш ителә», — дип сөйли табиб.

Моннан тыш, ике яшькә кадәрге балаларга гөмбә ашарга бөтенләй киңәш ителми, ә өчтән бишкә кадәр норма атнага 50 граммнан артмаска тиеш. Шулай ук ул нәниләргә агулану куркынычын киметү өчен фермер продуктларын гына бирергә киңәш итә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149597/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле