Агач артында концерт караган

Алия Карачурина күңелсез хәлдә калган.

Ул Алексей Чумаков концертына ию кыйммәтле билетлар алган булган. Бу хакта ул социаль челтәрдә яза.

«Без өстәл артында, иң соңгы һәм кыйммәтле билетлар сатып алдык. Утырту схемасында безнең өстәлләр үзәктәге урыннарга якынрак иде. Анда бу агачлар да күрсәтелмәгән иде. Алар артыннан бернәрсә дә күренми. Без анда килгәч, минем кәефем китте…» – дигән ул.

Кайбер тамашачыларга концертны агачлар янына басып карарга туры килгән. «Баштан безне сәхнәгә таба өстәл артында утыручы хатын-кызлар куды. Без аларга комачау итмәсәк тә… Анда безнең кебекләр күп иде», – дип яза Алия.

Алексей Чумаков исә тамашачыларны яклап чыккан. Ул басып торган кешеләрне урыннарына утыртырга маташкан оештыручыларга: «Кешеләргә концерт карарга комачау итсәгез, мин туктыйм, һәм сез аларга акчаларын кире кайтарачаксыз», – дип кисәтү ясаган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-08-26/agach-artynda-kontsert-karagan-3898297

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле