Татарстанда 11 яшьлек бала шаурма ашаганнан соң вафат булган

Тәтеш районыннан 11 яшьлек малай Балалар республика клиник хастаханәсендә вафат булган. 

Агентлык хәбәрчесенә сөйләп үтелгәнчә, малай ял көннәрендә шәһәрнең җәмәгать туклануы оешмасында сатып алган шаурма ашаган. Озак та үтми, бала бик нык авырый башлаган.

Әти-әниләре “Ашыгыч ярдәм” чакырткан. Соңрак малайны Казанга – Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Биредә ул күпмедер вакыттан соң җан биргән.

Тикшерүчеләргә баланың үлеме сәбәпләрен ачыкларга туры киләчәк.

чыганак: https://kazanfirst.ru/news/shkolnik-iz-tatarstana-skonchalsya-posle-togo-kak-sel-shaurmu

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле