«Артыгын кыланалар инде…»

Зөлфәт Зиннуров бер туйда күргәннәреннән шаккатуы турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән.

Танылган алып баручы туйларны, төрле мәҗлесләрне күп үткәргән кеше буларак, ул пар каз, чәкчәк һәм башкаларны күп күргән. «Менә монысы – беренче тапкыр. Сабада узган туйда, яшьләргә бүләк дип, кунаклар пар тәкә түшкәләре алып килгән», – дигән ул.

Видеоны караучылар шаккатып тормаган, бу бүләкне «артыгын кылану» дип кабул иткән.

«Бәхетләре шуннан торса икән»;

«Артыгын кыланалар инде», – кебек комментарийлар калдырганнар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-08-28/artygyn-kylanalar-inde-3901194

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле