Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллинны кабат «кавыштырганнар»

Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдәге сәхифәсендә Марат Яруллин белән башкарган яңа «Үбим әле» җырыннан өзек куйганнан соң язылучылары аларны тагын бер «кавыштырып» алды.

Җырчыларның бер-беренә сыенып җырлавы күпләрне «алар арасында нидер бар бугай» дигән фикергә китергән булса кирәк. Комментарийларда Ильмирага  ике бала әнисе булуын исенә төшерүчеләр, Русланны мактаучылар да бар. Шулай ук Марат белән «бик килешле пар» дип хуплаучылар да табылган.

Шәхси тормыш белән иҗат арасында аерманы белмәүчеләргә исә  берәү: «Бергә җырлагач, бергә булырга тиешмени соң алар? Бу бит – дуэт, пиар! Уразова белән Элвин Грей җырлап йөрделәр. «Мы будем с тобой, иншаллаһ», – дип. Бу – бары тик аларны эшләре. Ильмира, кызым, бик матур, молодец. Кешедә кешенең эше юк, ошамаса, карамагыз! —  дигән.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/150100/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле