Биш балалы Гүзәл Хөснетдинованы тоткарлаганнар

Блогер Гүзәл Хөснетдинова соңгы берничә көндә Калмыкиядә булган. Шуннан Татарстанга кайтып барганда, аны полиция хезмәткәрләре туктаткан.

Гүзәл ханымның 8 штрафы булуы ачыкланган. Аны иртәнгә кадәр суд көтәргә полиция бүлегенә озатканнар. Юл иминлеге хезмәткәре сүзләренчә, Хөснетдинованың 5 баласы булу да бу карарга берничек тә тәэсир итми. «Мине тоткарладылар! Былтырдан бирле түләнмәгән штрафлар бар, диләр… Минем түләнмәгән штрафлар булса, мине беркайчан да чит илгә дә чыгармаслар иде», – дип язган блогер үз сәхифәсендә.

Искәртеп үтик, Гүзәлнең сеңлесе Лилиянең юл һәлакәте аркасында гомере өзелгән иде.

чыганак: https://intertat.tatar/news/bis-balaly-guzal-xosnetdinovany-yulda-kyzu-iorgan-ocen-totkarlagannar-5868134

Бәйле