Гөлназ Асаева тамашачыларын шаккатыруын дәвам итә

Татар эстрадасының танылган яшь җырчысы Гөлназ Асаева тамашачыларын шаккатыруын дәвам итә. Ул Казанда узган «Музлофт» тапшыруында катнашты.

«Ниндидер кызыклы һәм гадәти булмаган әйбер көтелә», — дип язган Гөлназ Асаева социаль челтәрдәге үз битендә. Исегезгә төшерәбез, тамашаны Стас Ярушин алып бара. Социаль челтәрдә бастырылган видеоязмадан күренгәнчә, җырчы Григорий Лепсның «Зараза» җырын башкарган.

чыганак: https://tnv.ru/tat/news/tatar-mill-te/411979-g-lnaz-asaeva-nindider-kyzykly-m-gad-ti-bulmagan-yber-k-tel-/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле