Сәдакаларга дога кылу

Иң беренче сәдака догасы укыла: “Әллаһүммә хфәз сәхибә һәзиһись сәдакати гәнил әфәти вәл вәлиәти вәгъфир зунувәһу вә әккид, имәнәһу вә аксыйр әмвәләһу вә вәффикһу гәлә хәйри мәкасыйдиһ”.

Йә, Раббым! Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, Пәйгамбәребезнең шәфәгәтен өмет итеп, Ислам диненең алга баруын өмет итеп биргән бу бәндәләреңнең хәер-сәдакаларын үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул итсәң иде.

Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаларыгыз бәрабәренә Аллаһ Тәгалә уйламаган җирдән киң ризыклар, хәләл маллар, ләззәтле тәгамнәр ирештерсә иде.

Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаларыгыз бәрабәренә сезләрдән дога өмет иткән җәмигы әрвахларыгызның рухларын шат кылса иде.

Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаларыгыз бәрабәренә хәер биргәндә күңелегездә нинди изге морад-максудларыгыз булса, хәерле, изге морад-максудларыгызга ирешергә насыйп булса иде.

Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаларыгыз бәрабәренә Аллаһ Тәгалә сезгә юмартлар дәрәҗәсе биреп, кыямәт көнендә үз малыгыз булса иде, үзегезне каршы ала торган нур булып, тәмуг утына пәрдә булса иде.

Йә, Раббым! Ошбу сәдака бирүчеләрне афәтләрдән сакла, аларның малларын арттыр, хәерле максатларына ирештер, аларның гөнаһларын гафу ит һәм дә аларның иманын куәтле кыл. Әәмиин.

Раббәнә әтинә фиддүнйә хәсәнәтәү вә фил әхыйрати хәсәнәтәү вә кыйнә гәзәбәннәр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2024-08-30/s-dakalarga-doga-kylu-3904552

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле