12 яшьлек малай бетон дивар астында калып…

Дусты бик авыр җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган. Россия Тикшерү комитетының Саратов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе Саратов шәһәре Гагарин районында 12 яшьлек малайның бетон дивар астында калып һәлак булуы сәбәпле җинаять эше кузгаткан.

Фаҗига Тепличный бистәсендә килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, өсләренә бетон дивар җимерелеп төшү сәбәпле, 12 яшьлек малайның гомере өзелгән, 13 яшьлек малай бик нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган. Хәзерге вакытта табиблар аның гомере өчен көрәшә.

Өлкәнең коткару хезмәте белгечләре гидравлик җайланма ярдәмендә һәлак булган баланың мәетен һәм зыян күргән малайны бетон плитә астыннан тартып чыгарган.

чыганак: https://tass.ru/proisshestviya/21738901

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле