Илсөя Бәдретдинова авырый

Соңгы арада активлашып киткән вирус җырчы Илсөя Бәдретдинованы да «эзләп тапкан».

Температура төшми, ашамаган дару, эчмәгән нәрсә калмады. Көне буе өйдә бүген. Эш муеннан, – дип яза Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдә. – Ничек кенә банально булмасын, иң мөһиме – сәламәтлек. Күп кеше чирли икән. Нәрсә бу? Нинди әкрен генә килеп, аяктан ега торган торган вирус бу? Языгыз әле, ниләр эчәсез, нәрсәләр ашыйсыз? – дип киңәш тә сораган җырчы дусларыннан.

«Ял һәм тынычлык булса, организм үзе көрәшә. Витамин С, Д ярдәм итә. Берүк терелегез, сез халыкка кирәк, сәламәт булыгыз»;

«Бөтен вирусны бәрә торган дару беләм. Личкага языгыз, каян табарга икәнен аңлатам»;

«Сарымсак, суган, петрушка, укроп, алма, борыч, помидор, кура җиләге һәм карлыган. Бакчада үсә торган бөтен җиләк-җимеш һәм яшелчә – витаминнар»;

«Йөрәк өзелә. Тизрәк үтсен инде бу вирус! Сез сафта булырга тиешсез, тиздән концертлар», – ди аңа язылучылары.

Марат Яруллин исә, Илсөя Бәдретдиновага комментарий калдырып, үзенең күптән түгел генә чыккан яңа җырын рекламаларга булган. Аның фикеренчә, бу – тукран лихорадкасы. «Ә инде җитди итеп әйткәндә, чыннан да күп кеше чирли, үзегез саклагыз», – дип тә язып калдырган Яруллин.

чыганак: https://intertat.tatar/news/ilsoya-badretdinova-avyryi-asamagan-daru-ecmagan-narsa-kalmady-5868208

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле