Халык синоптигы: «3-4 көн эчендә һава торышы бозыла»

Татарстанда җәйгечә эссе һава торышы атна уртасына кадәр сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген көн җылы була. Төнлә явым-төшем көтелми, кайбер урыннарда томан төшәргә мөмкин. Көндез Татарстан аша атмосфера фронты уза, шул сәбәпле урыны белән бераз яңгыр да яварга мөмкин. Синоптиклар атна ахырына 22 градус җылы вәгъдә итә. Ә менә халык синоптигы, Балтач районының Янгул авылында гомер итүче Әмир Шәрәфиев 3-4 көн эчендә һава торышы бозылачак, ди.

– Август ахыры бик җылы торды. Моңарчы алай булганы юк иде. Сентябрь башында да җылылар булачак. Әмма озакка түгел. Тагын 3-4 көннән яңгырлар китә, – ди ул. – Ул яңгырлар тоташ яумас. Әмма килеп-килеп явып китәр. 10 көнгә сузылыр дигән фаразым бар. 14 сентябрьдән соң кабат җылылар булыр. Әмма инде шулкадәр эссе көтелмәс. Шушы вакытта алтын көзгә аяк басарбыз. Халыкта аны “әбиләр чуагы” дип тә атыйлар. Әмма ул быел бик озакка сузылмас.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/150418/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле