Әни кеше улы белән аның сөйгән кызын үтергәнне күреп торган

Ростов өлкәсендә улын һәм аның сөйгән кызын үтергәнне күреп торган хатын-кыз реабилитация уза. Апрель азагында бер авылда фаҗига була. Үз өендә 36 яшьлек ир-атны һәм аның 25 яшьлек кәләшен үтерәләр. Җинаятьне кызның элеккеге егете кылган, дип шикләнәләр. 

Николай исемле ир-ат Елена исемле кыз белән 3 ай чамасы очрашып йөри, аннары алар Николайның өендә бергә яши башлый. Ир-атның анасы да шушы өйдә тора.

Яңа роман булса да, Еленага элеккеге егете көн бирми, ул яңадан очрашырга тели, кыз баш тарткач, яный. Елена танышларына шул хакта зарлана. Фаҗига булыр алдыннан элеккеге егете урамда ташлануын сөйли.

24 апрель төнендә, якынча белешмә буенча, Еленаның элеккеге егете тәрәзә аша өйгә керә. Бергә яткан ир белән хатынга пычак кадап үтерә.

Николайның 55 яшьлек анасы гына исән кала. Хатын улын һәм аның хатынын үтергәнне күреп тора. Аннары аш бүлмәсенә качып өлгерә.

Үтерүдән соң, җинаятьче кача. Аны берничә көннән табалар. Ул Краснодар краенда урманда качып яткан. Аны сак астына алалар.

Авыл халкы бу кайгыдан читтә калмый. Җинаятьчене эзләгәндә Николай өе янында дежур торалар.

«Анасы, җинаятьче әйләнеп килер дип, бик курыкты. Аны тотканнан соң да, авыл халкы аның өен бераз саклады әле. Хуҗабикәгә бераз тынычрак булсын өчен», – ди авылдашлары.

Хәзер бу хатын гадәти тормышка ияләнергә маташа. Аңа кызы һәм оныгы ярдәм итә, ул заводта эшли, өйдә ремонт башлаган. Авыл халкы аңа ярдәм итәргә әзер, диелә хәбәрдә.

чыганак: https://www.rostov.kp.ru/daily/27628.5/4978667/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле