«Үзенә кул салуы билгеле булды…»

Шагыйрә, җырлар авторы, тумыштан физик яктан мөмкинлекләре чикле Лилия Тимергалеева (Сәлахетдинова) соңгы арада югалыбрак торды. Нәрсә булган?

Ул авырып алган, яз көне егылып, кулын авырттырган, хәзер дәваланып, кабат эшенә чыккан икән.

» — Авыр хәлдә калганда сиңа нәрсә көч бирә? Күңел төшенкелегенә ничек бирелмәскә?

— Мин ун ел Казанда. Авыр хәлдә калганда эшем коткарып килә. Балабыз үлгәч тә эшкә чыктым. Кеше белән аралашмасам, эш белән аз булса да онытылып тормасам, нәрсә булыр иде минем белән, белмим. Эш булганда күңел төшенкелегенә бирелергә вакыт юк. Күп сорауларга җавапны Коръәндә, диндә таптым. Тормышны, язмышыңны җәза түгел, сынау итеп кабул итәргә, үз эчеңә йомылмаска кирәк. Аралашу, күңелеңне ышанычлы кешегә бушату җиңеллек бирә. Булганына шөкер итеп яшәү мөһим.

Бер вакыйга искә төште. Моннан берничә ел элек бер егет шалтыратты. Хатыны белән сүзгә килгән. Аның белән гаилә мәшәкатьләре хакында сөйләштек. Мин аңа берничек ярдәм итә алмасам да, психологик яктан булышырга тырыштым. Дуслашканнардыр дисәм, икенче көнне бу ирнең юл һәлакәтенә тарыганын белдем. Спиртлы эчемлек кулланган булган. Хастаханәгә эләккән. Билдән түбән өлешенә зыян килгән. Хатыны, балаларын алып, гаиләдән киткән. Бу ир япа-ялгыз калган. Әти-әнисе дә күптән вафат. Үзеңә кул салу зур гөнаһмы, кечкенәме, ди бу. Нишлим, дип шалтырата. Ул чакта эшем бик тыгыз иде. Үзеңә кул салуның зур гөнаһ икәнен аңлатып, бер сәгатьтән шалтыратам, дип трубканы куйдым. Күп тә үтми бу ирнең караватка асылынып үлгәне билгеле булды. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел, диләр. Сүзнең көче бик зур.

— Кайбер кеше булганына да канәгать түгел. Кызлар арасында ирен күпертү, керфек куйдыру модага кереп китте. Үзеңне ничек бар, шулай кабул итү өчен нишләргә?

— Булганына канәгатьмен. Матурлык бит ул тышкы кыяфәт кенә түгел, ул игелекле, матур гамәлләрдә, гадилектә. Хатын-кызга үзен тәрбияләргә кирәк анысы. Моның өчен хәзер хәләл алымнар да җитәрлек. Шәригатькә каршы килмәгән ысуллар белән тырнакны матурларга, каш ясарга була. Иң мөһиме — сәламәтлеккә зыян китермәсен. Кием кешенең матурлыгын ассызыклый. Үзеңне ничек бар, шулай кабул итәр өчен Аллаһка рәхмәтле булырга кирәк. Һәр иртә көзгегә карап, үземә елмаям. Аллаһыма мине тырыш, сабыр итеп яратканы өчен рәхмәт әйтәм».

Бик дөрес сүзләр, шулай бит?

чыганак: https://im-tatar.ru/2024/08/4387/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле