«Үләм дип торам…»

 Фирдүс Тямаевка ни булган?

Ул каты авырып киткән.

«Урамда яңа төрле вирус йөри, дигәннәр иде. Үзем дә шул вируска килеп эләктем. Әлмәт концертын көчкә җырлап чыктым, җәмәгать, үләм дип торам. Бигрәк кабахәт чир булып чыкты. Дарулардан тыш, үләнле чәй белән дәваланам. Үзегезне саклагыз, чирләмәгез. Витаминнар ашагыз, хәзер көз, витаминнар күп. Без бит чирләгәч кенә дару, витамин ашый башлыйбыз, алданрак әзерләнмибез», – дип сөйләгән җырчы.

Кичә Илсөя Бәдретдинова да каты вирус эләктерүе турында белдергән иде. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-09-04/l-m-dip-toram-3910476

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле