Казанда шикле картлар йортын япканнар: анда әби мәете һәм ике дистә пенсионер табылган

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре картлар йортына әйләндерелгән коттеджга тентү белән килеп төшкән.

Бу араларда Казанның Щербаково бистәсендә бик зур ыгы-зыгы булган. Магистральная урамы, 26 нчы йортта урнашкан ике катлы йортка (реабилитация үзәге дип йөрткәннәр) хокук саклау органнары килеп төшкән. Көч ведомствосы хезмәткәрләренең кинәт кенә килеп төшүе “кара риелторлар” эшенә бәйле.

Агентлык чыганагы мәгълүматларына караганда, пансионат эчендә ике дистәдән артыграк өлкән кешене тапканнар. Моннан тыш бер әбинең мәетенә юлыкканнар. Ул әле күптән түгел генә үлгән булса кирәк – гәүдәсендә бозылу билгеләре күренмәгән. Шулай ук кыйналу эзләре дә табылмаган.

чыганак: https://kazanfirst.ru/news/trup-babushki-i-dva-desyatka-pensionerov-v-kazani-prikryli-pansionat-dlya-starikov

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле