Эстрадада дуслар бармы?

Белсә, Илсөя Бәдретдинова белә инде. Әмма…

Ул «Туган тел»дәге «Сер итеп кенә» тапшыруында күңелен ачкан.

«Дус бит ул һәркемгә әйтелә торган сүз түгел. Яхшы таныш булырга мөмкин. Мин татар эстрадасында барысы белән дә яхшы мөгамәләдә. Безне сөйләшергә, исәнләшергә, тыңларга өйрәттеләр. Үземне беркем белән дә дошман дип әйтә алмыйм. Исәнләшеп, сөйләшеп торабыз. Әмма «аах, татар эстрадасында шундый дустым бар» дип әйтә алмыйм. Әгәр син бер-берең белән көндәш икән, ничек итеп дус була аласың? Баш белән уйлап карасаң?

Мин, мәсәлән, киләм, ди. Миннән алдагы артист 5 көн тутырган залны, ә мин 2 көн тутырам. Әйе, әйтәсең, «ай, яхшы булган» дип. Ләкин эчтән нәрсә уйлыйсың? Априори була алмый.

Иҗат ул, иң беренче чиратта, идеяләр – җырга, костюмга, сәхнә бизәлешенә. Дус булгач, серләреңне сөйләшәсеңдер инде аны. Ә ничек син серләреңне сөйләшеп утыра аласың, әгәр дә булдыра алганча идеяләреңне яшерсәң?» – дигән җырчы.

Ышанасы килми дә бит…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-09-05/estradada-duslar-barmy-3912448

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле