Алсу: “Моңа кадәр беркайчан да үзаллы булмадым”

Күптән түгел иреннән аерылган җырчы шулай ди. Нинди уйлар белән янып яши ул?

Алсу бизнесмен Ян Абрамов белән аерылышу карары аңа җиңел бирелмәгәнлеген белдергән. Башта ул һәрвакыт — әтисе, ә аннары ире канаты астында булуын билгели. “Моңа кадәр беркайчан да 100 процентка үзаллы булмадым”, — ди ул.

  • Минем өчен тормышымның бу битен ябу һәм яңа юлга басу бик кыен булды… Авыр адым… Ләкин мин моңа барыбер батырчылык иттем, — дип сөйләгән җырчы “Комсомольская правда” вәкиленә. — Ләкин мин үзем уйлаганнан күпкә көчлерәк булып чыктым. Миндә ниндидер яшерен көчләр, яңа сулыш ачылды. Хатын-кызлар барысын да булдыра ала икән. Дөрес. Без — суперкызлар! Барыбыз да, искәрмәләрсез. Мин алга киттем. Хәзер үз өстемә яңа проектлар алам, миңа бик күп тәкъдимнәр килә, үземне барлык юнәлешләрдә дә сынап карыйм. Эш мине канатландыра. Минем өчен музыка — ул өстәмә энергия.

Җырчының кызлары Сафина һәм Микела әтиләре белән аралашуын дәвам итәләр. Алсу билгеләвенчә, әти-әни — кеше тормышында иң мөһим кешеләр.

— Кайчагында мине кызларымның апасы дип уйлыйлар, — ди Алсу. — Яшь чакта аларны табуыма бик шатмын. 24 яшьтә минем инде ике кызым бар иде. Һәм хәзер алар — минем иң якын дусларым, ярдәмчеләрем. Без рәхәтләнеп бергә вакыт үткәрәбез, бер-беребезне сүзсез аңлыйбыз, телепатия дәрәҗәсендә дип әйтергә була.

 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-09-05/alsu-mo-a-kad-r-berkaychan-da-zally-bulmadym-3913291

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле