«Елыйсы килә, бетте-китте»

«Шул вакытларда нык авыр»,  — ди Алия Карачурина.  

Үзе турында ул менә ниләр ди:

«Ришат үзе «ир белән хатын бер җирдә эшләргә тиеш түгел» дип саный. Без сыналдык – мин 8 ел аның төркемендә эшләдем. Шуңа да ул мине сайлагандыр, миндә тукталгандыр, чөнки без гел бергә. Миңа алай бик кыен түгел.

Кайчан кыен? Ришат бит инде ул – җитәкче. Ул минем белән дә төркемдә эшләгән һәр кеше белән сөйләшкән кебек сөйләшергә тиеш. Шуңа күрә кайбер вакытларда әзрәк тавышын үзгәртсә, эмоцияләр белән берәр нәрсә кычкырып әйтсә, мин шундый кеше – шунда ук елыйм. Ул шуңа: «Нигә шунда ук еларга тотынасың? Синең белән сөйләшеп тә булмый», – ди. «Шундый кеше мин. Елыйсы килә, бетте-китте», – дим. Шул вакытларда гына авыр.

Ә ул бит инде әйтмичә булдыра алмый. Берәр кисәтү әйтергә кирәк булса, ул бит әйтергә тиеш. Ришатның ачуы чыкса, ничектер, мине читләтеп, кайбер кешеләргә акырып, миңа акырмаска тиеш түгел бит инде».

Шулаен шулай инде дә…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-09-05/elyysy-kil-bette-kitte-3912238

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле