«Өчтуган абыема гашыйкмын»

«Башка мөселман илләрендә туганнарга өйләнешергә ярый бит. Ни өчен бездә андый никахларга каршылык күрсәтәләр?»

«Өч туган абыема гашыйкмын. Ул да мине ярата. Тик әти-әниләр нык каршы. Шулай йөреп икебез дә утызга җитеп барабыз. Әни җиде буынга кадәр туганнар бергә булмаска тиеш, ди. Мин алай түгел, дим. Чөнки кайбер мөселман илләрендә икетуганнар да өйләнешә бит. Патша заманын алып карасаң, анда кузен һәм кузинаны димләп өйләндергәннәр. Алар ике буын гына була.

Яраткан кешем читкә чыгып китәргә чакыра. Моны әни ишетеп калган. Әгәр аның белән качып китсәң, әниең дә, әтиең дә, туганнарың да юк синең, ди. Безнең әти-әниләр дә безнең аркада үзара бик нык талашты, хәзер аралашмыйлар. Бернигә карамый әллә чыгып китәргәме икән?»

Хат авторына нинди киңәш бирер идегез? Бәлки арада шундый парлар бардыр?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-09-04/chtugan-abyema-gashyykmyn-3911165

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле