Үзенә зыян салган

Операция кичергән туташ күңелсез вакыйгада үзен гаепләгән.

Мәскәүдә яшәүче бер хатын-кыз яшәрү өчен битен көн саен боз белән юа торгач, гайморитның авыр формасына тарыган. Дәваханәдә докторларга аның танау куышлыгын тишәргә туры килгән.
Әлеге хатын-кыз ромашка төнәтмәсе ясап, кечкенә формаларга тутырып, суыткычта туңдырган. Һәр көнне иртәсен битен боз белән юудан башлаган. Ләкин ул туңдырылган суны күп файдаланган һәм бик озак вакыт битенә сөрткән.Нәтиҗәдә аңарда гайморт хасыйл булган. Операция кичергән туташ күңелсез вакыйгада үзен гаепләгән.
Медицина белгечләре яшәрүнең халык ысуллары күп җитешсезлекләргә ия дип раслый һәм аларны файдаланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә чакыра. Биттәге бер участокны озак вакыт боз белән ышку аның туңуына китерә. Табиблар суыткычта тотылган гадәти тукыма масканы файдаланырга киңәш итә. Ул нәтиҗәлерәк тә, файдалырык та, дип раслый алар. Ә боз белән битне юу кан тамырларына зыян салуы мөмкин.
И бичара хатын-кыз, матурлыгын һәм яшьлеген озак елларга саклап калу өчен үзен ничекләр генә изаламый!

чыганак: https://omet-rb.com/articles/uylanyrga-uryn-bar/2024-09-06/zen-zyyan-salgan-3914997

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле