Илсөя Бәдретдинова: «Эчкән кеше өчәр сәгать концерт бирә алмый»

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруына интервью биргән. Алып баручы Роза Хәйруллина белән ул концертында очраша. 

Тапшыруда концертларга әзерлек, эстрададагы дуслык, җырларның темасы, Бәдретдинова командасы вәкилләренең сәләтләре башка сораулар күтәрелә.

– Менә әйтәләр инде: ай, артистлар «гулять итә», эчә… Шунысын әйтәсе килә: эчкән кеше көн саен өч сәгать концерт бирә алмый. Әле бу концерты гына! Аның әле бишәр сәгать монтаж һәм демонтажы бар, — ди җырчы тапшыруда. — Гастрольләрдә артистның «гулять итәргә» вакыты юк! Без көн саен төрле шәһәрдә. Аларның йокларга да вакыты юк. Мин еш кына: «Чибәр хатын-кызмы әллә караватмы?» дип шаяртып сорыйм. «Йокларга иде, апай» ди алар.

Моннан тыш ул эстрададагы дуслары турында да фикер әйтә:

– Дус бит ул һәркемгә әйтелә торган сүз түгел. Яхшы таныш булырга мөмкин. Мин татар эстрадасында барысы белән дә яхшы мөгамәләдә. Безне сөйләшергә, исәнләшергә, тыңларга өйрәттеләр. Үземне беркем белән дә дошман дип әйтә алмыйм,- ди Илсөя.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/150795/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле