Песиләренә ашарга әзерләгәндә, хуҗабикә бармаксыз калган

Электросталь шәһәрендә яшәүче хатынның бармагы иттарткычка кереп киткән. Бармакны кире тегеп куеп булмаган.

Мейн-кун токымлы мәчеләр асрый. Аларга итле ассорти әзерләгәндә, фаҗига килеп чыга. Арттан ниндидер тавыш килгәч, хуҗабикә борыла, шул чакта аның имән бармагы фарш белән бергә иттарткычка кереп китә.

Хатын үзе «ашыгыч ярдәм» чакыра, аны травмпунктка китерәләр, хирурглар яраны эшкәртә. Ләкин бармакны кире тегеп куеп булмый. Хәзер бу хатын сәламәтлегенә зарланмый, позитив кәефле, авыртуны баса торган дарулар эчә, диелә хәбәрдә.

чыганак: https://www.mk.ru/incident/2024/09/06/zhitelnica-elektrostali-lishilas-palca-poka-gotovila-uzhin-kotam-provernula-v-myasorubke.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле