Алия Карачурина белән Ришат Төхвәтуллинны кемгә охшатканнар?

Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина социаль челтәрләргә матур яңа фотолар урнаштырды. «Подписчик»лары парны Голливуд йолдызларына охшаталар. Анда Ришат аксыл коңгырт костюм-чалбардан, ә Алия гәүдәсенә сыланып торган нәфис кара күлмәк киеп төшкән.

Әлеге фотоларга кыска гына вакыт эчендә бихисап күп лайклар куеп һәм комментарийлар язып калдырганнар.

«Матурлар»;

«Голливуд пары»;

«Менә ул Алия – алыштыргысыз хатын-кыз»;

«Нинди зәвыклы Алия! Искиткеч»;

«Талантлы, матур, искиткеч сез»;

«Голливуд йолдызларын уздырдыгыз. Бәхетегез гомерле булсын»;

«Голливуд ял итә монда»;

«Голливудтан качкан пар»;

«Мистер һәм миссис Смит. Сез – идеаль пар», – дип соклана аларга фанатлары.

чыганак: https://intertat.tatar/news/aliya-karacurina-belan-risat-toxvatullinny-yana-fotolarda-gollivud-ioldyzlaryna-oxsatkannar-5868334

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле