«Апасының егетенә кияүгә чыкты»

Ниләр юк бу дөньяда…

«Безнең күршедә апалы-сеңелле бертуган кызлар яшәде.
Икесе дә чибәр, уңган, тырыш. Ләкин апасы сеңлесенә караганда чаярак иде, егетләр белән йөрергә яратты. Бер егетне армиягә озатты да, икенче егет белән йөри башлады.
Баксаң, кыз армиягә озаткан егетеннән корсаклы булып калган икән. Егет көтмәгәндә армиядән кайтып төште. Янәсе, сөеклесенә сюрприз ясый. Ләкин яраткан кызының хыянәте турында белүгә араларын өзде.
Күпмедер вакыттан соң бу егет теге кызның сеңлесе белән очраша башлады. Ә аннары алар өйләнешеп тә куйды. Ә теге кыз ялгызы бала тәрбияләде. Ун елдан соң гына кияүгә чыгып, бәхетле гаилә корды.
Апалы-сеңелле кызлар үзара бик дус-тату, аралашып яши. Ә теге ир-егет кызына гомер буе ярдәм итте, аны какмады. Сөеклесенең хыянәтен генә гафу итә алмады».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-09-10/apasyny-egeten-kiya-g-chykty-3923728

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле