Мул уңыш алу өчен аларны белеп тору мөһим.
Көзен сарымсак утыртканда түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.
-
Утырту вакыты. Беренче кырауларга кадәр 3 атна кала. Утыртканда, туфрак температурасы +10 градуска кадәр булырга тиеш. Безнең төбәктә мондый температура сентябрьнең икенче яртысы – ай азагында урнаша. Иң кулай чор бу, чөнки сарымсак тамырланып калырга тиеш.
-
Нинди түтәлгә утыртылуы. Сарымсакны борчактан, помидор, татлы борыч, кыяр, иртәнге кәбестә, кабак, ташкабактан калган түтәлгә утыртсаң, мул уңыш бирәчәк.
-
Урыны һәм туфрагы. Кояшлы урын ярата. Туфрагы көпшәк булсын, әче булмасын.
-
Зарарсызландыру. Утыртканчы, туфракка 1 процентлы бакыр купоросы эремәсе (10 литр суга 100-150 грамм исәбеннән) сибәсе. Катнашма ике квадрат метр мәйданга җитә.
-
Сарымсакны эшкәртү. Махсус эремәдә тотарга кирәк. Моның өчен 1-1,5 литр суга 15 миллиграмм 1 процентлы бакыр купоросы эремәсе салып болгатырга. Сарымсак тешләрен шунда салып, 10 минут тотарга.
-
Утырту кагыйдәләре. Тешләрне 12 сантиметрдан артмаган тирәнлеккә утыртасы. Рәтләр арасы – 25 сантиметр чамасы.
-
Корткычлардан саклау. Сарымсакны туфракка күмгәнче, тәмәке тузаны сибеп калдыру әйбәт. Суган чебененнән саклану өчен кирәк бу.
чыганак: https://chelny-izvest.ru/news/facts/posadka-ozimogo-cesnoka-top-7-pravil-dlia-bogatogo-urozaia ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday