Фаҗигале төстә ирен югалткан җырчы: «Үз хәлемне үзем генә беләм»

Узган ел яшь җырчы Наилә Әүһәдиева тормышында бик зур югалту кичерде. Аның тормыш иптәше Рөстәм Минияров юл фаҗигасендә һәлак булды. Машина бәреп, баш миенә җитди зыян килгән гаилә башлыгы, 1 атна комада ятканнан соң, мәңгелеккә арабыздан китеп барды. Наилә 2 айлык кызы Сөембикә белән тол калды.

Бүген Рөстәмнең фаҗигале рәвешетә гүргә керүенә 1 ел тулган. Җырчы сөйгәнен социаль челтәрләрдә искә ала, кайгысын уртаклашып, терәк булырга теләгән дусларына рәхмәт әйтә.

«Дусларым, ниһаять, сезнең белән элемтәгә чыга алдым… Уңышлы көннәр булсын. Күп язасыз, барыгызга да зур рәхмәт. Нәрсә генә куйсам да, нәрсә генә язсам да … юк… кире кайтарып булмый… Үз хәлемне үзем генә беләм. Барыбыз да исән-сау булыйк, чирләмик. Чирләсәк тә, үтә торганы булсын», – дип сөйләгән Наилә сторисларында. Наилә Рөстәмнең якты истәлегенә багышлап җыр да яздырган иде.

чыганак: https://intertat.tatar/news/faigale-tosta-iren-yugaltkan-yrcy-naila-auhadieva-uz-xalemne-uzem-gena-belam-5868368

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле