Татарстанда һава температурасы төшә

Якындагы көннәрдә Татарстанда, элеккечә үк, антициклон хөкем сөрәчәк. Шуның тәэсирендә республикада инде берничә көн явым-төшемсез эссе һава – чын мәгънәсендә әбиләр чуагы күзәтелә. Әмма һава температурасы акрынлап төшә башлаячак.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, пәнҗешәмбе – 12 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Урыны белән томан. Көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9, урыны белән 12 метрга кадәр тизлектә җил. Көндез һава температурасы +24…+29 градуска җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә +10…+15. Көнбатыш районнарда +18 градус. Җомга – 13 сентябрьдә дә коры һава саклана. Әмма температура бераз төшә: көндез +20…+25, төнлә +6…+11 градус.

Шимбә – 14 сентябрьдә секундына 4-9 метр тизлктәге җил, юнәлешен алыштырып, төньяк-көнчыгышка борылачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы тагын да күбрәк кимеп, +4…+9, көнбатыш районнарда +12 градус тәшкил итәчәк. Көндез җылы әле: +20…+25 градус.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/151335/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле