Зөлфирә Шәйдуллина бик игътибарлы тамашачылар турында: «Неужели күренә инде?»

Зөлфирә Шәйдуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә нык игътибарлы тамашачылар булуын искәрткән. Бактың исә, күлмәк белән туфлидән кала, артистның маникюрын да тикшерәләр, ничә төрле алка кигәнен дә санап утыручылар бар икән.

Алар җырчыга язган смслардан күренә.

«Зөлфирә апа, исәнмесез. Зинһар өчен, маникюрыгызның фотосын җибәрегезче, концерт буена шундыйны ясатам дип уйлап утырдым», – дип язган берәү.

«Концертыбыздан соң бер апа «7 пар алка алмаштырдың, иренмисең икән» дигәч аптыраган идем, неужели күренә инде, дип», – дип яза җырчы.

чыганак: https://intertat.tatar/news/zolfira-saidullina-bik-igtibarly-tamasacylar-turynda-neuzeli-kurena-inde-5868370

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле