«Син элек чибәр идең…»

Илсөянең менә бу образын тетеп салганнар. Безгә калса, менә дигән. Сезгә ничек? 

«Тегe озын чәч белән төшкән фотоны үтерделәр генә сүгеп. «Кем шулай йөри индеее?» — Әйе менә шулай базарга барам мин озын чәчләремне сөйрәп.

«Син элек чибәр идең. Хәзер бигрәк ямьсез». — Соң авызыңа керим… Сез дә яшь чагында чибәр булгансыздыр инде ул.

«Бу бит синең чәчең түгел!». — Ату мин белмим.

«Аллаһы Тәгалә биргәнгә шөкер ит. Сиңа шундый озын чәч бирмәгән бит ул». — Давай так. Сез дә бизәнмәгез! Үкчәле түфли дә кимәгез! Кирәк дип тапкан булса, тумыштан каблук белән туган булыр идегез! Губка тутырган бюстгалтер да кимәгез! Алка да такмагыз! Тырнакларыгызны кисмәгез. Уфф, үзем көләм.

Хөрмәтле кайберәүләр, нишләп шундый соң сез, ә? Соң понятно инде кайбер образлар махсус ниндидер съемкалар өчен генә эшләнелә. Ладно… киттем мин дальше кыланырга», — дип язган Илсөя.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-09-13/sin-elek-chib-r-ide-3927589

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле