Көненә күпме каһвә эчәргә мөмкин?

Сәламәт кеше каһвәне, сәламәтлегенә зыян килүдән курыкмыйча, көненә 5 чынаяк эчә ала. Сәламәт кеше каһвәне, саулыгына зыян килүдән курыкмыйча, көненә 5 чынаяк, әмма шикәрсез, сөтсез генә, эчә ала. Бу хакта кардиолог Юлия Маршинцева сөйли.

Табиб әйтүенчә, галимнәр каһвәнең сау кеше йөрәгенә тискәре йогынты ясамавын раслаган. Эчемлек канда холестеринны төшерүгә, шикәр чире һәм онкологиянең кайбер төрләре килеп чыгу куркынычын киметүгә ярдәм итә ала. “Сәламәт кешегә, шикәрсез-сөтсез генә, көненә 5 чынаяк эчәргә мөмкин”, – дип сөйләп үткән белгеч.

Кардиолог сүзләренә караганда, эчемлекне күпме кулланырга яравы-ярамавы һәр кеше өчен – индивидуаль. Сәламәтлеккә һәм организм үзенчәлекләренә бәйле ул.

чыганак: https://ria.ru/20240913/kofe-1972412689.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле