Әлмәттә яшәүче ир-ат әнисен көрәк белән кыйнаган

Әлмәттә яшәүче 35 яшьлек ир-атны 6 елга хөкем иткәннәр, ул әнисен каты кыйнаган. Аны «сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча гаепле дип таныдылар, дип хәбәр иттеләр шәһәр суды матбугат хезмәтендә.

Җинаять эше материаллары буенча, ир-ат хәмер эчкән һәм әнисе белән ачуланышкан. Низаг вакытында ул анасын кыйный башлый — йодрыклары белән битенә, күкрәгенә суга, шулай ук җинаятьче корбанны типкәли. Хатын-кыз улыннан качарга тырышып караган, ләкин ул аны ишек алдында куып җиткән һәм кыйнавын дәвам иткән. Ул гына да түгел, әнисе егылгач, әлмәтле аны көрәк белән кыйнаган. Аңа ул 10 тапкырга якын суккан.

Зыян күрүченең кабыргалары сынган. Аны хастаханәгә озатканнар. Һөҗүм итүчене тоткарлаганнар. Утырышта гаепләнүче өлешчә генә гаебен таныган, ләкин көрәк белән ул һөҗүм ясамаган, дип белдергән.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/151571/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле