- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Агымдагы атна уртасында Татарстанда кырау төшүе көтелә. Бу Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренә.
Сишәмбегә каршы төндә, 17 сентябрьдә, республикада температура 7дән 12 градуска кадәр, төбәкнең көнчыгышында 5-7 градус җылы булачак.
Чәршәмбегә каршы төндә, 18 сентябрьдә, термометр баганалары +5..+10 градус, ә көнчыгыш районнарда +2 ..+ 7 градус күрсәтәчәк. Шул ук вакытта урыны белән кырау төшүе ихтимал.
Тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава элеккечә 20-25 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/151661/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–