Җырчы Алинә Даутованың якыны вафат

Җырчы Алинә Давытованың якын кешесе вафат булган.

Кичә үзенең сторисларында җырчы: «Эх, күңелем сизде… Югалтмагыз мине», – дип язган иде. Якыны белән хушлашып кайтканнан соң: «Бик кызганыч… Балалар, оныклар, гомер буе гомер иткән хатыны Гөлнур апа…

Озатканда түздем, еламадым. Кайтканда рәхәтләнеп еладым. Бүтән күрешмибез бит инде…» – дип сөйләде ул социаль челтәрләрдә.

Алинә Даутова сторисларына Фәнис Яруллин иҗат иткән бик моңсу шигъри юллар да язган:

«Син киттең дә»

«Син киттең дә,

Күңелем буп-буш калды.

Бөтен яме бетте дөньяның.

Канатлары сынган кош шикелле,

Бәргәләнде ап-ак хыялым.

Төн елгасын йөзеп чыга-чыга,

Көчем бетеп, арып егылдым.

Ярда син юк, әкрен генә үксеп,

Ялгыз талга барып сыендым.

Салкын җилгә күкрәгемне ачтым:

– Суытыгыз минем йөрәкне.

Җилләр кинәт кайнарланып китте,

Өтеп-өтеп алды күкрәкне.

Иренемдә елмаюлар сүнде,

Йөзләремнән качты яктылык.

Күңел кылы, өзеләм-өзеләм диеп,

Бар көченә куйды тартылып.

Ә бит, юкса, шаярудан гына

Киткән кебек идем кабынып.

Хыяллардан учак яга-яга

Яшәрмендер, ахры, сагынып…»

чыганак: https://intertat.tatar/news/ex-kunelem-sizde-yrcy-alina-davytovanyn-yakyny-vafat-5868454

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле