«Мин дә китсәм, балаларны кем карар?»

«Үземә кул салырга теләгән чаклар еш була»

«Икенче балам тугач, тормышның асты өскә килде. Ирем элегрәк тә сәламәтлегенә зарлана иде. Күкрәк тирәсе авыртты, әмма моны эштән арып кайтуына сылтый иде. Бала тудыру йортыннан кайтканның икенче көнендә ирем дәваханәгә эләкте.
Иремдә яман шеш таптылар. Хәле бер дә яхшырмады. Соңгы күрешүебез ул “ашыгыч” ярдәм белән хастаханәгә киткән көнне булды. Ирем 20 көннән безне ташлап китте. Тормыш йөген ялгызыма тартып бару бик авыр булды. Хәзер дә авыр.
Төпчек балага 4 яшь тулды. Акча җитми, балалар гел чирли. Эштән кыскарттылар. Үземә кул салырга теләгән вакытлар күп була. Ләкин балалалар хакына түзәм. Әтиләре юк. Мин дә китсәм, алар кем кулына калыр?..»

Кайбер чакта вакытында әйтелгән дөрес сүз дә язмышларны үзгәртә. Бу яшь хатынга нинди сүзләр әйтер идегез?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-09-16/min-d-kits-m-balalarny-kem-karar-3930306

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле