«Мәрхүмнәр үз янына чакыра. Нишлим икән?»

Илмира Нәгыймованың сәламәтлеге какшаган. Җырчы аңын җуюга хәтле барып җитә икән.

Бу хакта ишеткәннән соң, җырчыга дуслары киңәшләр юллаган. Илмира үзенә ярдәм итәргә теләүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерә.

— Күпләрегез, бу — ковидтан соң була торган халәт, дип яза. Ел, ел ярымнан соң шулай була икән. Калкансыман бизне тикшерергә кушалар. Тикшерттем, барысы да әйбәт. Иртәгә йөрәгемне тикшертергә барам. «Өшкертергә бар, балакаем», — дип бик күп язалар. Әби-бабайлар, күрәзәчеләрнең номерларын җибәрәләр.

Җомга көнне мәчеткә дә барып кайтам, Аллаһы боерса. Чөнки соңгы вакытта төшемә үлгән кешеләр бик күп керә. Әгәр сиңа бозым ясасалар, төштә егыласың икән. Андый хәл дә булды. Әлбәттә, андый әйберләргә ышанмаска тырышам. Дога укып тынычланам.

Соңгы вакытта абыем төшкә керде (җырчының абыйсы моннан ике ел элек ковидтан вафат булды). Эльмира Сөләйманова ике тапкыр төшемә керде. Беренчесендә үзе янына чакырды хәтта. Син бит исән түгел, дип уйлыйм үзем, синең яныңа бармыйм, минәйтәм. Берсендә егылып уянып киттем, — дип сөйләгән җырчы.

Азрак тынычлану өчен, «подписчик»лары киңәш иткәнчә, Илмира кадак терапиясе уза башлаган

чыганак: https://intertat.tatar/news/ilmira-nagyimova-tosema-ulgan-keselar-kera-5868422

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле