«Эшлисе килми…»

Аһ… Илсөягә ни булган?

«Эшлисем килми. Че делать? Кем минем белән, смайлик куегыз әле», — дип язган җырчы социаль челтәрдә.

Смайликлар ару гына тезелгән. Эшлисе килми торганнар бар икән ул! Җырчының хәленә кереп, аңа киңәш бирүчеләр дә күп.

«Минем әти мәрхүм: «Эш алыштыру ял була», — дия торган иде. Булмаса, эшегезне алыштырып карагыз. Кайда кеше җитми хәзер? Магазинга сатучы, балалар бакчасына — тәрбияче, нянечка, почтага — почтальон, мәктәпкә — укытучы, фермага — савучы — менә шуларның берәрсенә барып, 3 көн эшләргә кирәк.»

«Мин эшкә бер тапкыр да теләп бармадым. Нефтьче булып 33 ел эшләдем. Акча дип йөрдем. Күңел күреп, җанга ял итәргә татар-башкорт мәдәният үзәгендә җырлап, театр уйнап кайта идем.»

«Уң кулыңны өскә күтәр дә, резко аска селтәп төәереп җибәр. Кайвакыт мин шулай итәм эшлисе килмәгәндә», — дип язганнар җырчының виртуаль дуслары.

Белдек хәзер. Ә сез эшлисе килмәгәндә нишлисез, дуслар?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-09-17/eshlise-kilmi-3931530

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле