Җыр күпме тора?

Бу сорауга җырчы Ләйсән Гыймаева җавап биргән.

«Җырның текстын ничә сумга сатып аласыз?» – дип сораганнар җырчыдан.

«Текстны аерым сатып алабыз, бәяләре төрле», – дип җавап биргән Ләйсән Гыймаева.

«Бер җырның бәясе күпме торганын сорыйсыз. Иң арзаны 35-40 меңнән башлана, иң кыйбаты 100 мең. Моңа радио, телевидениедә ротация, клип төшерү кермәгән», – дип язган җырчы.

Кыйммәт кенә икән, ә?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-09-19/yr-k-pme-tora-3936634

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле