Марат Шәйбәковның хатыны Ләйсән: «Әле ярый, бу хәлләр юлда булмаган…»

Уфада яшәүче җырчы Марат Шәйбәковның хастаханәгә эләгүен язган идек инде. Хатыны Ләйсәннән аның хәлен белештек. Җырчы инфаркт кичергән. Инде хәзер хәлләре уңайланган. Ләйсән ярый әле ерак юлга чыгып китмәде дип сөенә.

– Ул көнне алар Екатеринбург якларына өч көнгә гастрольгә чыгып китәсе иде. Әле ярый, бу хәлләр юлда булмаган дип сөенәм. Марат башта күкрәкне кыса дип зарланган, аннары инде автобуска утыргач, бөтен тәне тирләп чыккан. Егетләре ЭКГ эшләтмичә, беркая да бармыйбыз, дигән. Аларга бик зур рәхмәт инде. Якындагы поликлиникага кергәннәр. Анда исә Маратка куркыныч янаганын шундук күреп алганнар. “Ашыгыч ярдәм” машинасы хастаханәгә илткән, – ди Ләйсән. – Табиблар бик яхшы карый. Барысына да рәхмәтлебез. Ирем дә савыгып килә. Башка мондый хәлләр кабатланмасын инде.

Ләйсән белән Марат 19 яшь ул һәм 10 яшьлек кыз үстерәләр. Гаиләләренә исәнлек, Маратка сәламәтлек телибез.

чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/151968/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле