Рөстәм Асаев: «Намазга баскач, карашлар да үзгәрде»

Социаль челтәрләрдә шәхси тормышы турында сөйләргә яратмавының сере шунда. 

Беркем белән дә бәхәскә кермәгән эстрада җырчыларын хәзер бармак белән санарлыктыр. Аларның берсе – Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев. Бер күрешкәч, җәһәт кенә әңгәмә кордык.

– Сез чын интеллигент инде, Рөстәм абый.

– Мондый югары бәя биргәнең өчен рәхмәт. Артист – итәгатьле, тәрбияле булырга тиеш. Бу сәхнәгә генә түгел, гадәти тормышка да кагыла. Җырчы бераз булса да, халыкны тәрбияләргә дә тиеш бит.

– Хәзер җырчылар пиар ясау белән дә шөгыльләнә. Сезнең караш нинди?

– Кемгәдер ул кирәктер инде. Табигатьтән сәләт бирелмәсә… Шулай да булган әйберне матур итеп күрсәтә белергә дә кирәк. Гөлназ кызым гел әйтә: “Әти синең күпме мәгълүмат, күрсәтер эшләрең бар”, – ди. Мин социаль челтәрләрне куллана белмимдер. Намазга баскач, карашлар да үзгәрде. Хәзер аңа күңелем бөтенләй ятмый. Үземне әллә нинди йолдыз дип беркайчан санамадым. Җырлау – ул хезмәтем. – Элек гади тамашачы артистларның шәхси тормышы турында белмәгән диярлек. Ә хәзер барысы да ачык…

чыганак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rostam-asaev-bis-vakyt-namazny-kaldyrmaska-tyrysam

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле