Вадим Захаров: Күз тиюгә ышанам

Җырчы сәхнәгә чыккканда башына тоз сибә икән.

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров белән интервьюдан өзек.

– Концертта кызларыгыз, гаиләгез турында сөйләдегез. Ләкин аларны социаль челтәрләрдә күрсәтмисез. Ник?

– Мин тамашачыга гаиләне чыгарып селкү яклы түгел. Ул – гаилә бит инде шуның өчен, аны нәрсәгә күрсәтергә. Мин шундый фикердә, кешегә чыгып, күрсәтеп, бөтен әйберне дә селкергә ярамыйдыр. Күз тияр.

– Күз тиюдән куркасызмы?

– Күз тиюгә ышанам.

– Саклану өчен нәрсәләр кулланасыз?

– Кулланам дип, элекке әбиләрнең әйткәннәре бар иде инде, миләш яфрагы, ботагы куярга, дип. Булавкалар, энәләр кадап куям. Шунда костюмга кадап-кадап куелган инде алар. Кемдер башыңа тоз сибеп чыгарга куша.

– Алай да эшләгәнегез бармы?

– Әйе.

– Концертлардан соң үзегезне авыр хис иткәнегез булдымы?

– Бааар. Һәрбер концерттан соң булмаса да, кайбер көнне кайтып йоклый алмаган вакытлар була. Тозлы сулар белән юынам.

чыганак: https://intertat.tatar/news/vadim-zaxarov-minem-kese-aldyna-cygyp-elaganym-yuk-5868429

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле