Танылган җырчының улы вафат

Мәскәүдә җырчы Ирина Понаровскаяның улы вафат булган.

Аңа 39 яшь булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, өйдә булганда йөрәге начарланган.

Хатыны ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма аларга үлемен расларга гына туры килгән.

Энтони Родд — Русиянең атказанган артисты Ирина Понаровская белән джаз җырчысы Вейланд Роддның улы. Понаровская каршы булса да, әти-әнисе аерылышканнан соң, Энтони әтисе белән кала. Әтисе аны Эстониягә алып китә. Соңыннан Энтони Норвегиядә белем ала. Ул «Ювелир эшләнмәләр дизайнеры» белгечлеген үзләштерә.

Рәссам Анна Чайникова белән никахта аларның ике балалары туа.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-09-20/tanylgan-yrchyny-uly-vafat-3939394

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле