«Алдавым өчен гафу үтенәм»

Тәрбиягә алган улына кияүгә чыккан Айсылу Чижевская-Мингалим үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә пост язган. Ул анда халыктан гафу үтенә.

Айсылу анда халыкны ялганлавы хакында сөйли.

Ул озак еллар буе аның янында булган барлык якыннарына да рәхмәт белдерә. Кадерле кешеләре арасында ул үзенең элекке ирен, бианасын, ике улын һәм үзе кияүгә чыккан тәрбиягә алган улын телгә алган.

Шулай ук Айсылу Чижевская-Мингалим кайчандыр рәнҗетергә мөмкин булган кешеләрдән дә гафу үтенгән. Ул бу хәлләрне төзәтергә вәгъдә иткән. Сүзләрен тәмамлап, Чижевская үз аудиториясеннән аларны «алдавы» өчен гафу итүләрен сораган.

«Ә иң мөһиме, халыкны алдаганым өчен гафу үтенәм. Күңелең белән артист булсаң, кайчак башыңны югалтасың. Дуслар, мин ул кадәр үк начар түгел. Барыгызга да рәхмәт!» – дип язган Чижевская-Мингалим.

Бәй бу хатынның тәрбиягә алган улына кияүгә чыгулары алдау булып чыктымыни инде? Сез ничек уйлыйсыз? Гафу итәбезме инде?

чыганак: https://kazanfirst.ru/news/prostite-chto-durila-narod-kazanochka-okolczevavshaya-syna-priznalas-vo-vrane

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле