«Улым, җырчы гына булма!»

Алия белән Ришат Төхвәтуллиннар улларына нинди һөнәр юрый?

Яшь әни, талантлы җырчы Алия Төхвәтуллина ШАЯН ТВ каналында чыгучы «МАРШРУТка» тапшыруында тамашачыларны Казандагы иң яраткан урыннары белән таныштырды. Съемкаларга ул улы Алим белән бергә килде. Бала йоклаган вакытта без аның булачак һөнәре, дөресрәге, артистлар Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләдә Алим Төхвәтуллин дигән җырчы булуын теләр иде микән, дип сөйләшеп алдык.

«Ришат хәзер үк: «Улым, җырчы гына булма», — дип әйтә башлады. Ул начар эш түгел, бик рәхәт, күңелле эш. Авырлыклары да күп. Үз юлыңны үзең ярмасаң, булмый. Әлбәттә, барлык җирдәге кебек үк, акчаларың, танышларың булса, барысы да була, ләкин үзеңнең тамашачыңны табу, эз калдыру авыр. Шулай да, үзенең җырчы буласы килсә, без каршы тормаячакбыз», — дип сөйләде Алия.

чыганак: https://tnv.ru/tat/news/show-business/416462-aliya-t-khv-tullina-uly-alimny-kil-ch-k-n-re-turynda-rishat-kh-zer-k-ulym-yrchy-gyna-bulma-dip-yt/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле