Бер ир арендага алынган фатирда сөйгәнен үтергән

Башкортстанның Салават шәһәрендә суд ярсуыннан сөйгәнен үтергән ир-атка хөкем чыгарган. 

26 апрель төнендә Калинин урамында исерек 36 яшьлек ир-ат үзенең сөйгәненә ташлана. Ул, кызның мәрхәмәт сорап ялваруларына игътибар итмичә, куллары һәм аяклары белән аның башына, муенына, гәүдәсенә суга. Аннары алар арендага алынган фатирларына кайталар.

Урамда әлеге хәлнең шаһите булганнар полициягә кыйнау турында хәбәр иткәннәр. Хокук сакчылары, фаҗига урынына килеп җиткәч, алар фатирга алып килгән кан эзләренә юлыкканнар.  Тик фатирга узганда инде бик соң була — ир  үзенең сөйгәнен үтерергә өлгерә. Хатын-кызның тәнендә экспертлар күпсанлы җәрәхәтләр тапкан.

Суд ирне үтерүдә гаепле дип таныган һәм ул 12 ел ел гомерен катгый режимлы колониядә үткәрәчәк. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

чыганак: https://newsbash.ru/society/zakon/47788-v-bshkirii-proizoshlo-jestokoe-ybiistvo-myjchin-rsprvilsja-s-vozlublennoi-v-semnoi-kvrtire.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле