20 елдан соң кайткан: малайны әбисе органнарын алу өчен саткан булган

Рязаньда туган Андрей Монкура 20 елдан соң үз иленә әйләнеп кайткан. Аны әбисе 90 мең доллар бәрабәренә органнарын алу өчен сатып җибәргән булган. Менә хәзер журналистлар, егетне табып, “Малахов” тапшыруында катнашуга күндергән.

Бу коточкыч хәл 2000 елда Рязань шәһәрендә булган. Пенсионер Нина Ткачева, акчасызлыктан гаҗизләнеп, 6 яшьлек оныгы Андрейны органнарын алу өчен сатарга карар иткән.

Пенсионер әби малайның бер туганы һәм аның хатыны белән бергә яшәгән. Барысы да базарда эшләп көн күргән. Гаилә көч-хәл белән очны-очка ялгап яшәгән. Өлкән яшьтәге хатын-кыз көннәрдән бер көнне, җинаятьчеләр даирәсендәге элемтәләреннән файдаланып, органнарын алу өчен оныгын сату юлы белән фәкыйрьлектән котылмакчы булган. Полиция пенсионерның мәкерле карарын белеп алган. Шулай итеп, хокук саклау органнары хезмәткәре Игорь Петров малайны “сатып алырга” килгән.

“Бу хатын-кыз акча эшләү чыганагын эзләгән. Баланы 20 мең долларга уллыкка биреп җибәрергә тәкъдим иткәннәр, ләкин бу гына аңа аз тоелган. Эзли торгач, җинаятьчеләр даирәсендә акча эшләүнең башка мөмкинлеген тапкан”, – дип сөйләп үткән тапшыру эфирында хокук саклау органнары хезмәткәре. Пенсионер оныгын, абыең “Диснейленд”ка алып бара, дип алдаган. Аларны Рязань шәһәре драма театрындагы мәйданчыкта хокук саклау хезмәткәрләре көтеп торган. Нина Ткачеваны 4 елга хөкем иткәннәр. Ә Андрейның туганы белән хатынын шартлы срокка хөкем иткәннәр. Малайны интернатка озатканнар. 4 елдан соң аны Шотландиядә яшәүче гаилә уллыкка алган.

“Нәрсә булганлыгын уйламаска, искә төшермәскә тырышам. Нинаның үлгәнлеген генә беләм. Юк, мин аны гафу итмәдем, гомумән, үз туганнарым белән бернинди дә якынлыгым юк”, – дигән Андрей Манкур, һәм мондый вәхшилекне беркайчан да аңлый алмаячагын өстәгән. Егет әйтүенчә, ул үзен рус милләтеннән булуын онытмый. Шуңа күрә тәрбиягә алган әти-әнисенең каршы килүенә карамастан, үз ватанын – Рязаньны күреп кайтырга карар иткән.

Чыганак: https://rzn.mk.ru/social/2024/09/23/prodannyy-babushkoy-na-organy-malchik-iz-ryazani-vernulsya-v-rossiyu-spustya-20-let.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле