Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар мошенниклар белән очрашкан

«Ярый әле кияү белән кәләш безнең белән хәбәргә чыкты», — ди алар. 

Җырчы гаилә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар мошенниклар белән очрашкан. Туй салонында эшләүче бер хатын туйга җырчыларның чыгышын саткан. Алдау турында җырчылар гаилә корырга теләгән пар мөрәҗәгать иткәннән соң гына белгән.

 – Ул хатын-кыз безнең хезмәт өчен 100 процент түләү сорап куйган булган. Чыгышыбызны 6 меңгә саткан. Яшьләр концертыбызны озынайтырга теләгәч, кабат 7 мең сораган. Кияү белән кәләш шикләнеп, безнең белән турыдан-туры бәйләнешкә чыктылар. Мошенник үзен безнең администратор дип алдап, чыгышларыбызны саткан. Ә без бернәрсә белмибез. Кияү белән кәләшкә барысын да аңлаттык. Үзебезнең бәябезне дә әйттек. Шау-шу куптаргач, яшьләргә акчаны кайтарганнар.

Ярый әле кияү белән кәләш безнең белән хәбәргә чыкты. Ә шалтыратмаган булсалар, безне көтәрләр иде. Монда инде без алдаучылар булып калыр идек. Репутациябезгә зыян килер иде. Игътибарлы булырга өндим. Җырчыларны мәҗлесегезгә чакырасыгыз килсә,  үзләре белә н элемтәгә керершә тырышыгыз, – дип киңәш бирә Гөлназ Шарипҗанова.

чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/golnaz-ham-ilsur-saripanovlar-monda-inde-bez-aldaucylar-bulyp-kalyr-idek

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле