Хатынлы килеш тагын никахка кермәкче…

Ә сөйгәнең йөкле булса?..

Благовещен районы суды урындагы хатын белән чит ил кешесе арасындагы никахны гамәлдә түгел дип таныды.

Билгеле булганча, ЗАГСка хатын-кыз процессны тизләтү өчен йөклелек турында ялган белешмә алып килгән. Әлеге факт буенча сорау алучы «Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар ясау яки әйләнеше» мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан инде.

Аннары чит ил кешесе Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының эчке эшләр идарәсенә, никахка керүгә бәйле, квотасыз вакытлыча яшәүгә рөхсәт бирү турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ләкин полиция аның башка хатын-кыз белән законлы мөнәсәбәтләрдә булуын ачыклаган. Русия законнары буенча, бер кеше берничә никах терки алмый.

Нәтиҗәдә, гаилә төзү өчен түгел, ә Азәрбайҗан кешесенең Русия гражданлыгын алу өчен төзелгән фиктив никахны өзделәр. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-09-27/hatynly-kilesh-tagyn-nikahka-kerm-kche-3947516

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле