Ир икенче хатын алмасын өчен нишләргә кирәк?

Җырчы Гүзәлем, сәхифәсен карап баручыларны кызыксындырган сорауларга җавап биргәндә, гаиләдәге идеаль мөнәсәбәтләрнең сере хакында сөйләгән.

Гүзәлем сүзләренчә, гаиләгә зур игътибар кирәк. «Иргә карата үз мөнәсәбәтем минем. Бездә Салават хуҗа. Ул шулай булырга тиеш тә. Мин аның ышыгында яшим. Әмма гаилә учагын сүндермичә, аның җылысын саклап яшәү минем кулда. Эш дип – гаиләгә, бала дип, иргә карата мөнәсәбәтне бозарга ярамый. Мин һәрвакыт алтын урталыкны сайлыйм. Өйне дә тәртиптә тотарга тырышам. Иремне дә кадерлим, балама да вакыт табам. Әти-әнием, ике як туганнарым, ике як әбиләрем, кайнанамның хәлен беләм. Гаилә өчен бар көчеңне куярга һәм үзеңне кызганмаска кирәк», – дип язган ул.

«Әгәр дә ирем берәр кайчан икенче хатын алам дисә, нишләргә? Сез нишләр идегез? Кабул итәр идегезме?» – дип тә сораганнар аннан.

Ой, кызлар, ирегезнең акчасын ул икенче хатын алырга теләмәслек итеп тотыгыз, – дип җавап кайтарган Гүзәлем, әллә уйнап, әллә чынлап.

Гүзәлемнең матур образларына сокланып, иске киемнәрен нишләтүе белән дә кызыксынганнар.

Үземне шопоголик дип әйтмәс идем. Әмма яңа сезонда элекке образларны кабатларга яратмыйм. Киемгә бик сак карыйм. Киелми торганнарын тартмаларга тутырып, туганнарга таратам. Шулай итеп, алар яңа хуҗабикәләрен эзләп табалар, – дип язган ул.

Гүзәлем үзенең төп энергия чыганагын, ресурсын да атаган.

Менә ул минем ресурсым, – дип Салаватны күрсәткән ул. – Минем вакытым булмаганда өйне дә җыештыра, ашарга да пешерә, кәефне күтәрер өчен чәчәкләр дә бүләк итә. Мине уңышлы кияүгә чыккан дип санагыз, әлһәмдүлилләһ, – дигән Гүзәлем.

чыганак: https://intertat.tatar/news/guzalem-iren-maktyi-oine-da-yestyra-asarga-da-pesera-5868664

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле