34 яшьлек ана агач йортта өч баласы белән янып үлгән

Кечкенә генә агач йортта янгын чыгу турында сигнал бирүче приборлар булмаган. Амур өлкәсенең Свободный шәһәрендә зур фаҗига булган. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, кечкенә генә агач йортта янгын чыккан. Коткаручылар чакырылган урынга бик тиз килеп җиткән. Янгын сүндергәндә, 34 яшьлек хатын-кызның һәм аның 14 яшьлек, 8 яшьлек һәм тугыз айлык өч улының мәете табылган. Янгын 40 кв.м. мәйданга җәелгән.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Йортта янгын чыгу турында сигнал бирүче приборларның булмаганлыгы мәгълүм.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/152829/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле