Гөлназ Асаеваны эстрададан куарга җыенганнар…

Җырчы үзе бу хакта нәрсә уйлый?

Күптән түгел Гөлназ Асаева бик кыска итәкме, әллә шортымы киеп төшкән фотоларын социаль челтәрдә күрсәткән иде. Аны энәсеннән-җебенә кадәр тикшереп, бик ямьсез комментарийлар калдырган кешеләр күп булды.

Ул, аларга җавап итеп, видео яздырган.

«Миңа башка пабликлардан да комметарийлар җибәрәләр. Нәрсә генә язмаганнар! Асаеваны татар эстрадасыннан куарга кирәк, Татарстан һәм Башкортстанга аның өчен оят, дигәннәр. Миңа шул дәрәҗәдә пычрак атулары бер дә көтелмәгән булды. Бу фотосессияне ясаганда миңа барысы да нормаль кебек тоелды. Бу яшемдә экспериментлар ясауның бернәрсәсе дә юктыр. Кыска шортиктан фотога төшүемнән беркемгә дә зыян юктыр, дип уйладым. Әмма күп кеше моны оят дип саный икән. Шуннан да ерак китеп булмас инде бездә…

Миннән пычрак эзләп утырмагыз. Тапмыйсыз. Тыйнак булып кыланганнардан шикләнегез», – дигән ул.

Гөлназ Асаеваны эстрададан куарга җыенганнар
чыганак: https://t.me/tatartoday/69258

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле